erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Суслонгерның игезәге Сурок лагеры да булган

Халык теленә кергән Суслонгерның янында Сурок лагеры да оештырылган. Анда хәлләр мондагысыннан да яманрак булган.

2015 елда мемориал куелганнан соң арчалар  Суслонгерга ел да бара. Бу турыда газетабызда да ел саен язып торганга,бу баруыбызда әллә ни яңалык та булмас дип уйлаган идем. Әмма бик нык ялгышканмын. Быелгы сәяхәтебездән күп кичерешләр,яңалыклар белән кайттым. Беренчедән, безне каршы алучылар арасында "Россия эзтабарлар хәрәкәте" җәмәгать ошмасының Мари Илендәге төбәк бүлеге рәисе, "Демос эзтабарлар отряды" төбәк яшьләр җәмәгать оешмасы җитәкчесе Дмитрий Шипунов та бар иде. Нәкъ менә шушы фидакарь тынгысыз кеше тырышлыгы белән сугыш елларында биредәге урнашкан хәрби-өйрәнү лагерьлары тарихының шактый серләре ачылган. Икенчедән, җирле хакимият тә, монда яшәүчеләр дә бу лагерьлар аша үткән меңләгән ватандашларыбызның фаҗигале  язмышы белән кызыксына башлаган.

Ни өчен лагерьлар дим,чөнки алар икәү булган икән. Безгә яманаты таныш Суслонгер урманнарындагысы рәсми документларда 31 нче өйрәнү укчылар бригадасы,ә шуннан берничә чакрым читтәрәк, Сурок бистәсе тирәсенә урнашканы, 46  нчы бригада дип йөртелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дмитрий Шипунов әйтүенчә , андагысында хәлләр тагын да аянычрак булган. Аларда хәтта үз складлары да булмаган, азык-төлекне  Суслонгердан ташыганнар. Монда 1943-1947 елларда госпитальдә төрле авырулардан вафат булучылар саны да 550 гә җиткән.Монысы әле рәсми документларда теркәлгә6әре генә.Ә урман эчендә туганлык каберлекләрендә күпмесе ятадыр? 

Җирле халык Җиңүнең 75 еллыгына Сурок бистәсе  янында да бу лагерьда җаннарын биргән әрвахларга мемориал төзеп куйганнар, анда да исемнәре ,исемнәр...Аларны тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Күбесе әле генә 18 яшен тутырып армиягә алынган яшь егетләр. Араларында хәтта сугыш беткәч, 1945-1947 елларда үлгәннәре дә бар. Моңа ышануы да кыен. Әмма бу инде ташка язылган ачы хакыйкать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X