Шушмабаш авыл җирлегендә тракторларны һәм тагылмаларны тикшерү төгәлләнде – күбесе төзек хәлдә
Техник караулар Шушмабаш, Носы һәм Сәрдәбаш авылларында узды
График буенча 14 майда Арча районының Шушмабаш, Носы һәм Сәрдәбаш авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын техник карау узды. Бу хакта безгә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.
“Тикшерү барышында 72 берәмлек техника каралды, аларның 2се техник карау таләпләренә туры килми, калганнары якын көннәрдә техник карау узу турында таныклык алачак”, – дип билгеләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев