erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сыйфат өчен тырышалар

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 11 июньдә Арча районында булды. Ул “Яңарыш“ ширкәтендә терлек азыгы әзерләү, сенаж салуның барышы белән кызыксынды.

– Без арышны 1300 гектарда чәчкән идек, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Бөртеккә дигәне 900 гектар, калганын сенажга салабыз. Масса әйбәт, барысы 2 мең тонна чамасы шундый сенаж салабыз. Урып-җыйналган басуларга бодай, судан үләне чәчәбез.

Хуҗалыкта азыкның сыйфатына зур игътибар бирелә. Аны әзерләүдә катнашучыга түләү сыйфатка бәйле.

“Игенче“,  “Курса МТСы“, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтләре күпьеллык үләннәрне урырга керештеләр.

Министр урынбасары “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә сөтчелек комплексында булды, анда эшнең барышы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев