erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Сыналган сабырлык

Зөбәрҗәт Ашытбашта туып-үскән. Арча спорт мәктәбендә инструктор булып эшли. Арчада яши.

Ашытбаш мәдәният йортында авылдашыбыз Зөбәрҗәт Хәлиуллинаның тәүге китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Әлеге чара китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелде. Китапка  “Сыналган сабырлык” дип исем бирелгән. Һәм әйтергә кирәк, исеме дә җисеменә туры килерлек. Повесть гади генә түгел, гаилә тарихын чагылдырган, сугыш чорын һәм сугыштан соңгы авыр тормышны сурәтләгән, аңлаешлы, матур  тел белән язылган.

    Бәйрәм әсәр буенча сәхнәләштерелгән бала туу күренеше белән башланып китте. Үзешчән артистларыбыз үз рольләрен шулкадәр тырышып, җиренә җиткереп башкардылар. Халык бик җылы кабул итте. Алга таба сүз бәйрәмнең сәбәпчесе, китап авторы- Зөбәрҗәткә бирелде. Ул презентация ярдәмендә үзенең тормыш юлы турында кыскача сөйләп үтте. Авторга повесть буенча сораулар бирелде һәм тулы эчтәлекле җаваплар алынды. Чарага бәйле рәвештә, китаптан бик матур, тетрәндергеч өзекләр укылып, залда утыручы тамашачылрга тәкъдим ителде. Һәрбер өзек, концерт номерлары белән чиратлашып барылды.

       Әлеге чарада туган телебезгә тирән мәхәббәт уяткан татар теле һәм әдәбияты укытучылары да чакырылган иде. Алар да үз чиратларында, укучылары Зөбәрҗәткә карата матур теләкләрен җиткерделәр, киләчәктә уңышлар теләделәр.

     Аллаһы Тәгалә Коръәндә, әти-әни хакыннан соң, туганлык хакын искә ала. Ата-анагызга һәм туганнарыгызга игелек кылыгыз, – ди. Туганнар арасын саклау ул – изге гамәл. Әлеге чарада 11 бала арасында төпчеге булган Зөбәрҗәтнең күпчелек туганнары да катнашты. Алар да сеңелләренә карата матур, җылы теләкләрен җиткерделәр, моңлы җырларын бүләк иттеләр. Туганнар арасында җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Ни кызганыч, китап басылып чыгып озак та үтми, Зөбәрҗәтнең әнисе Суфия апа, авыру сәбәпле, безнең арабыздан китеп барды. Рухы шат булып, урыны җәннәт түрләрендә булсын дигән теләктә калабыз.

       Менә шундый җылы, матур кичәнең ахырына якынлашканы сизелмәде дә. Зөбәрҗәткә иң беренче чиратта, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, киләчәктә зур иҗат уңышлары теләп калабыз. Каләме язып торсын, киләчәктә дә безне матур әсәрләре белән сөендереп торырга насыйп булсын.

      Әгәр дә әлеге чара аша авылдашларыбызның, кайткан кунакларның күңел кылларын аз гына булса да тибрәтә алганбыз икән, безнең тырышлыгыбыз бушка үтмәгән дип ышанып калабыз.

Ашытбаш авыл китапханәчесе Талия Сабитова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре