erid:2VtzquqpS7d
Тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Арча яңалыклары

Тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 784 очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә озатылган, 13 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 18, Чаллыда — 6, Минзәлә районында — 2, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Спас районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 784 очрагы теркәлгән, 18 941 кеше (шуларның 149ы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 415 386 кеше (шуларның 6 826сы — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 37 068 кеше икенче дозаны да алган. Бер атнада 37 068 кеше вакцинация узган.

Вакцинациягә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/10-06-2021/tatarstanda-tagyn-30-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5826466

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев