erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын бер машина китәчәк

Яңа Кенәр зонасы махсус хәрби операция барган зонага тагын бер машина гуманитар йөк җибәрүне планлаштыра.

Үз йомышы белән редакциягә кергән Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин белән сөйләшеп киттек һәм шундый хәбәр ишеттек. Яңа Кенәр зонасы бу эшне беренчеләрдән булып башлады һәм актив дәвам итә. Ул яктан ике йөк киткән иде инде, өченче машинаны гыйнварның 15ләрендә юлга чыгарырга уйлыйлар,

 – Яңа Кенәрдә яңа штаб ясадылар. Әфганчыларныкы, дип санала инде ул. Башлап йөрүчесе Рашат Сәлихҗанов. Ә ярдәм оештыручылар күп алар – Таһир Шакиров, Фәния Шәрәфиева, олы яшьтә булуларына карамастан, Вагыйзә Әгъләмова һәм Габделбәр Сабиров, Алсу Гарипова, Зөлфия Вафина (аның улы контракт буенча китте), Ленар Гарипов, Дамир Каюмов, Булат Сабиров, Илнур, Марс Гайнуллиннар һәм башкалар.

– Бу юлы гуманитар йөк белән нәрсәләр китәчәк?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Генераторлар бар. Пычкылар, тимер мичләр, маскировка сеткалары эшләтеп алабыз, җылы киемнәр.

– Халык ярдәм итәме?

– Берсүзсез. 500, 1000, 2000 сум акча биреп китәләр, әйберләр китерәләр. Безнең якта кыска ялга кайтып берничә көн торып киткән егетләр дә бар. Шура, Шурабаш, Яңа Кенәр егетләре кайтып китте. Алар аша да биреп җибәрәләр. Безнең төбәк халкы бик бердәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев