erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Таксист аптыраган

Машинага кара киемнән ике кеше кереп утырды...

-- дип сөйләде безгә Казан таксисты. -- Минем музыкасыз йөргән юк. Һәрвакыт салонда матур көйләр агыла... Үземә дә, пассажирларга да рәхәт, күңелле. 

-- Музыканы туктатсагыз иде, -- диде кара киемленең берсе.

-- Нишләп? -- дип сорадым.

-- Безгә, дини кешеләргә музыка тыңларга ярамый.

-- Нишләп? -- дип сорыйм тагын.

-- Хисләргә бирелеп китүдән тыелырга кирәк...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Туктаттым музыканы. Ничектер күңелсез булып китте.

-- Шулай тагын бер тапкыр дини ир кеше утырды миңа. Бер районның имамы булып чыкты ул. Шунда ук музыканы туктатыйммы дип сорадым.

-- Уйнасын диде имам. Бу фани дөньяда музыка да тыңламагач... дип сөйләп китте имам.

Күңелгә рәхәт булып китте.

-- Аптыраган, -- дип сүзне дәвам итте әңгәмәдәшебез таксист. -- Музыка ярыймы, ярамыймы? Минемчә, ярый. Монда бернинди дә әшәкелек юк.

Хак уйлыйсыз! Без бу сорауны зур гыйлемле дини кешеләргә бирдек. Һәм алардан: "Ярый", -- дигән җавапны ишеттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X