Тамаша залында хәтта урын калмаган иде - бар да Апуш белән тылсымлы төшләр карады
Рәхәтләнеп карадык
"Апушның тылсымлы төшләре" исемле библиоперфомансны (тамаша-спектакль) бүген Арча мәдәният йорты сәхнәсендә кабатлап күрсәттеләр.
Икенче тапкырында да ул тулы зал җыйды, хәтта урыннар җитмәү сәбәпле, кечерәк балаларны әти-әниләренә алларына алырга куштылар. Бу - чыгыш ясаучылар өчен зур уңыш һәм бәя. Димәк, тамашачы тамашаны җылы кабул иткән. Залда балалар гына түгел, өлкәннәр дә. Рәхәтләнеп, эченә кереп бетеп карап утырдык. Тамашачыны шулай җәлеп итә алу - тагын бер уңыш.
Спектакльдә балалар да, өлкәннәр дә уйный. Һәм ул башыннан ахырына кадәр бары тик тәрбияви мәгьнәгә ия. Сүз куерту, тавыш күтәрү, әйткәләшү кебек нәрсәләр юк монда. Кеше әйберенә тимә, әдәпле бул, өлкәннәрне хөрмәт ит - алар урынына менә шундый бик кирәкле киңәшләр яңгырый.
Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп язылган сценарий буенча сәхнәләштерелгән. Шунда ук Шүрәле дә, Су Анасы, Кәҗә белән Сарык та, шагыйрьнең башка әкиятләре геройлары да. Арча үзәк балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән.
Әзерлек мизгелләре күз алдында. Башта кастинг оештырдылар. Һәм, күренеп тора, ул уңышлы чыккан. Һәр артист үз урынында. Аннан ике ай дәвамында репетицияләр үткәрделәр. Режиссер Адилә Нотфуллинаның хезмәте җимеше мул уңыш бирде.
Тамашаның биюләр белән баетылуы аңа ниндидер бер үзенчәлек өсти, бизи, дисәк тә була.
Кыскасы, һәрнәрсә бөртекләп уйланылган, һәр күренеш җитди әзерлек үтеп сәхнәгә чыгарылган. Эчтәлеге буенча яхшы таныш, әмма бирелеше буенча үзенчәлекле, ихлас, матур әсәр туган. Шуңа аны тамашачы көчле алкышлар белән бәяләде дә инде. Молодцы, диясе килә язучыларга, куючыларга, уйнаучыларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев