erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тарих хәтере — йөрәкләрдә

2 февраль — Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне иде.

2 февраль — Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне иде.

Быел без Бөек Җиңүгә нигез салган тарихи вакыйганың 81 еллыгын билгеләп үтәбез.

1942 елның җәендә башланган Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышының һәм бөтен Икенче бөтендөнья сугышының борылыш ноктасына әверелә. 200 көн һәм төн дәвамында Кызыл Армия солдатлары Дон һәм Идел буйларында дошманның иң көчле частьләренә каршы каһарманнарча көрәшә. 1942 елның 18 ноябреннән соң совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә һәм 1943 елның 2 февралендә дошман тулысынча тар-мар ителә. Нәкъ менә Идел ярларында фашист армиясенең “җиңелмәс” дигән мифы җимерелә, Бөек Җиңүгә нигезе салына.

Ленинград блокадасы” иммерсив спектакле

Әлеге истәлекле көннәр кысаларында Арча педагогика көллиятенең икенче курс студентлары “Ленинград блокадасы” дип исемләнгән иммерсив спектакль тәкъдим итте. Тамашачылар блокада елларында яшәгән кешеләрнең язмышын, аеруча балаларның кичерешләрен йөрәкләре аша үткәрде.

Спектакль барышында студентлар ачлык, бомбаларга тотулар, якыннарын югалту кебек фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде. Кечкенә ленинградлыларның сабырлыгын, түземлеген һәм рух ныклыгыначып бирергә тырышты.

Студентлар күтәргән темалар

212 төркем

Галим Н.И.Вавилов үсемлек орлыкларының дөньяда иң зур коллекциясен җыя. Бу орлыклар киләчәктә кешеләрне ачлыктан коткару һәм яңа үсемлек сортлары булдыру өчен нигезгә әверелә. Чөнки безнең җиңү – ул үзе зур уңыш. Блокада өзелгәннән соң, бу орлыклар җиргә төшәчәк, кешелек икмәкле булачак.

221 төркем

Ленинград госпитальләре блокада елларында кеше ышанмаслык шартларда эшли: җылылык бирелми, ут, су юк, туктаусыз бомбага тоталар. Ачлыктан хәлсезләнгән табиблар тәүлекләр буе подвалларда яралыларга операция ясый. Аларның фидакарь хезмәте меңләгән кешенең гомерен саклап кала.

251 төркем

Блокада икмәге – гади ризык түгел, ә яшәү символы була. Ул түп (жмых), целлюлоза, ачы үләннәрдән пешерелә. 125 граммлы паек та кешеләр өчен бер көнлек өметкә әверелә.

331 төркем

Таня Савичеваның көндәлеге – блокаданың иң тетрәндергеч шаһитнамәләренең берсе. Нибары тугыз язмада ул бөтен гаиләсенең үлемен терки.

232 төркем

Блокада вакытында дошман җылылык һәм су системаларын юк итә. Су икмәк паегы кебек үк кадерле яшәү чыганагына әверелә. Ленинград халкы Невага, Фонтанкага һәм башка елгаларга суга йөри, бу исә иң авыр һәм куркыныч юлларның берсе була.

231 төркем

Бер фатирда яшәгән биш хатын-кызның язмышы сурәтләнә. Алар язга кадәр исән калырлармы, анысын белмиләр, әмма үзләренең хәтере буыннар күңелендә мәңге сакланасын аңлыйлар.

Студентлар бөтен барлыклары белән рольләргә кереп бетеп, йөрәкләре белән ул чор кешеләренең күңел кичерешләрен аңлатып бирергә тырышып уйнадылар.

Бу чара яшь буынга тарихны онытмаска, батырлыкның һәм кешелеклелекнең чын бәясен аңларга ярдәм итә. Чөнки бүгенге балалар арасында Ленинград блокадасының нәрсә икәнен белмәүчеләр дә очрый. Белергә дә, кичерергә дә язмасын. Әмма алар тарихны онытмаска тиеш. Булачак укытучылар бүген ул көннәрне сәхнәдә тасвирласа, киләчәктә балаларга, укучыларына аңлатачак. Һәм шулай тарих дәвам итәчәк.  

Фотолар педагогика көллияте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре