Тарихыбызны мәңгеләштерик
Район үзәк китапханәсендә » Серле дөньяга сәяхәт» дип исемләнгән тарихи чара булды. .
Түгәрәк өстәл артында үтте ул. Тарихыбызга, үткәннәргә битараф булмаган, авылым тарихы дип янып-көеп йөргән шәхесләр җыелды. Очрашуны китапханәдә эшләүче Дилә Абдуллина алып барды. Авыл, Арча тарихы белән бәйле җитди мзсьәләләр турында сөйләшенде. Күптән кирәк иде мондый очрашу, тагын очрашу көнен билгеләп таралыштылар
Казан кунагы, Каенсар авылы турында китап чыгарган фән эшлеклесе Фәйзелхак Ислаев, Кәче авылы тарихы китабын чыгарган Фоат Закиров, Кышкар авылы китабын туплаган Кышкар клубы мөдире Ләйсән Шәфигуллина, китапханә мөдире Гөлнара Ибраһимова, Орнашбаш авылы турында китап чыгарган Мөнир Касыймов, Казиле авылы китабын туплаган Лилия Закирова, Яңа Кенәр тарихы турында материаллар туплаучы Венера Шәфигуллина, Лесхоз ягында беткән "26нчы" авыл тарихын мәңгеләштерергә тырышып йөрүче Рания Яруллина, район иҗтимагый советы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова, актив иҗат кешесе Халидә Фәйзрахманова һ.б. катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев