Ташкичү авыл җирлегендә ветераннарны котладылар
Ветераннар – безнең горурлыгыбыз, безнең тарихыбыз.
2 майда Ташкичү авыл җирлегенә кергән авылларда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарын котладылар. Ташкичү авыл җирлегенә 10 авыл керә, һәм шушы 10 авылда барлыгы 9 тыл ветераны гына калган. Бу көнне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Дилюс Мостафин, авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин район җитәкчесе исеменнән ветераннарны зурлап котлады. Һәрбер ветеранга ихтирам һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аларның фидакарь хезмәте, тынычлык өчен күрсәткән батырлыклары мәңгегә халык хәтерендә сакланачак. Ветераннарыбызга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы теләделәр. Очрашу вакытында ветераннар үзләренең сугыш елларындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, киләчәк буыннарга тынычлыкны саклау турында васыять әйттеләр. Бу очрашу бик җылы һәм күңелле атмосферада узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев