Акция күңелле һәм файдалы узды
Ташкичү балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалары «Экояз» бәйгесе кысаларында балалар бакчасы территориясендә һәм уен мәйданчыгында өмә үткәрде. Балалар өлкәннәр белән бергә чүп-чар җыйдылар һәм мәйданчыкны яңа сезон башлануга әзерләделәр. Акция күңелле һәм файдалы узды – балалар табигатьне кайгыртуның һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында күбрәк белделәр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев