“Ташкичү” ширкәтендә 32 техника техник карау узды
Техника куелган таләпләргә туры килә.
9 апрельдә Арча районының “Ташкичү” ширкәтендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга чираттагы еллык техник карау үткәрелде. Техник карау өчен 32 техника тәкъдим ителгән иде. Техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
“Техник күзәтүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр аңлатылды. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм 2024 елда Татарстан Республикасында булган бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде”, – дип билгеләп үтте бүлек җитәкчесе – Татарстан Республикасының Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев