erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстан гербы һәм флагының патриотик әһәмиятен билгеләп үтте

Республика гербы һәм флагы һәрвакыт хәрби бурычларын үтәүче Татарстан сугышчыларын озата бара.

Миңнеханов Татарстан гербы һәм флагының патриотик әһәмиятен билгеләп үтте

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика гербы һәм флагы һәрвакыт хәрби бурычларын үтәүче Татарстан сугышчыларын озата бара. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә белдерде.

«Герб һәм флаг белән безнең сугышчылар бүген Ватан иминлеген саклыйлар. Татарстан сугышчылары үзләренең хәрби бурычларын үтәгән урыннарда Россия Федерациясе дәүләт символлары белән беррәттән Татарстан Республикасы символлары да бар. Флаг та, герб та һәрвакыт алар белән бергә», – дип аның сүзләрен китерә Татарстан лидерының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан гербының 1992 елда раслануын искәртте. Ул шулай ук дәүләт символларына хөрмәт патриотизм һәм Ватан өчен җаваплылык хисе формалаштыруын билгеләп үтте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-tatarstan-gerby-ham-flagynyn-patriotik-ahamiyaten-bilgelap-utte-5918745

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре