erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстан инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү проектында катнаша

Электрон сертификат проактив режимда формалаша.

2026 елныж 1 гыйнвареннан Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча Россия Социаль фондының масштаблы сынау проектында катнаша.

  Проект 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага беренче тапкыр “инвалид бала” категориясе билгеләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Программаның төп инструменты - электрон сертификат. Аның акчасы 21 көнлек  тернәкләндерү курсын түләүгә генә түгел,  баланың үзе һәм аны озатып йөрүченең   яшәү һәм туклану чыгымнарын каплауга да тотарга мөмкин.

    Электрон сертификат проактив режимда формалаша.  Медик-социаль экспертиза учреждениеләре белгечләре баланың комплекслы тернәкләндерүгә мохтаҗлыгын ачыклый, максатчан тернәкләндерү төркемен билгели һәм ата-аналарына мәгълүмат бирә.

Сертификат законлы вәкилнең "Мир" картасына рәсмиләштерелә. Тернәкләндерү  хокукыннан беренчел инвалидлык билгеләгәннән соң 12 ай эчендә файдаланырга кирәк.

      “Социаль фонд шулай ук тернәкләндерү үткәрелә торган урынга бару һәм кайту буенча ярдәм итүне дә күздә тота. Сертификатны рәсмиләштергәннән соң, ата-ана тимер юл транспорты яисә шәхси машинадан файдалану чыгымнарын компенсацияләү өчен Социаль фондның  клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала”, - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

    Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә,  СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

   Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен телефон номеры: 8 800 100 0001 (линия  тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Чыганак: «Саба таңнары»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре