erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ  Р. Н. МИҢНЕХАНОВНЫҢ  ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ

Яңа ел белән!

 

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! 

Бу бәйрәм, гадәттәгечә, безнең иң якты өметләребезне һәм могҗизалар көтүне, оптимизм һәм киләчәккә ышанычыбызны гәүдәләндерә. Без нәтиҗәләр ясыйбыз һәм яңа планнар корабыз.

Узып баручы елда икътисадның уңышлы үсеше нәтиҗәсендә без мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашырдык, яңа торак, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль-мәдәни объектлар төзүне дәвам иттек. Социаль программаларны тормышка ашыру Татарстанда яшәү, уку һәм эш шартларын тагын да яхшыртты. 

Без медицина хезмәткәрләренә рәхмәтле – аларның фидакарь хезмәте һәм эпидемиягә каршы күрелгән чаралар хәлне тотрыкландыру мөмкинлеге бирде. Республика волонтерлары авыр минутларда кешелеклелек, миһербанлылык һәм игелеклелек кебек күркәм сыйфатларга ия булуларын күрсәттеләр, мохтаҗларга ярдәм иттеләр.

Татарстанлыларның күбесе Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар барышында Татарстан Республикасының динамик үсеше, Россия куәтен ныгыту юнәлешен хуплады. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында күп санлы проектлар һәм чаралар тормышка ашырылды. Бу республикада милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертте.

Киләсе 2022 нче елны без Цифрлаштыру елы дип игълан иттек. Ул цифрлы икътисадны алга таба үстерүгә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең үтемлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән технологияләрне һәм сервисларны камилләштерүгә ярдәм итәр дип ышанам.

Кадерле татарстанлылар! Яңа ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын, һәр йортка сәламәтлек, бәхет һәм иминлек алып килсен!

Яңа 2022 нче ел белән

Татарстан Республикасы 

Президенты                 Р.Н. Миңнеханов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X