erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан укытучылары һәм укучылары «Иң яхшы хат язу дәресе» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала

Россия почтасы чираттагы Бөтенроссия эпистоляр конкурсы номинацияләрен игълан итте

Конкурс шартлары буенча укучылар бирелгән номинацияләрнең берсе буенча хат формасында инша язарга, ә укытучылар жюрига хат язу дәресен үткәрүнең үз методик эшләнмәләрен тәкъдим итәргә тиеш.

Конкурсның максаты-эпистоляр жанр традицияләрен торгызуга ярдәм итү, катнашучыларның игътибарын туган телгә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтү, педагогларга дәрес үткәрүнең оригиналь методикаларын эшләүдә профессиональлек күрсәтү мөмкинлеген ачу.

Конкурста урта мәктәпләр, югары уку йортлары, колледжлар, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре укучылары, шулай ук мәктәп һәм югары уку йортлары директорлары, укытучылары, балалар иҗат берләшмәләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм методика авторлары катнаша ала.

2024 елгы конкурс номинацияләре:

1.  «Истории и легенды моей семьи» номинациясе 2024 елда Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланган.

2. «Быть может, в Лете не потонет cтрофа, слагаемая мной» номинациясе А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрелә.

3. «Наследники славы Отечества» номинациясе Россия Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә.

4.  «Рецепты счастливой семьи» номинациясе социаль-мәдәни инициативалар Фонды белән берлектә үткәрелә.

5. «Я из династии почтовиков» номинациясе Россия Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы белән берлектә үткәрелә

6. «Есть такая профессия – Родину защищать…» номинациясе РФ Оборона министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

7. «Напишите письмо будущим поколениям о мире, который, как вы надеетесь, они унаследуют» номинациясе 53 нче Халыкара яшьләр эпистоляр жанр әсәрләре конкурсы кысаларында Бөтендөнья почта берлеге тарафыннан игълан ителде. Эшләр оештыру комитетына 2024 елның 15 апреленнән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш.

8. Лучшая методическая разработка проведения урока письма.

Конкурска кергән хатларны жюри түбәндәге критерийлар буенча бәяләячәк: теманың стандарт булмаган чишелеше, хат язу төзелеше логикасы, эмоциональлек, хат язу кагыйдәләре, сөйләм стиле.

Иң яхшы иҗади эшләр авторлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Татарстан укучылары һәм педагоглары конкурста актив катнашалар. Республика вәкилләре күп тапкырлар аның җиңүчеләре һәм лауреатлары санына керделәр. Әйтик, узган ел Бөтенроссия конкурсы лауреаты булып Зеленодольск районы Айша авылындагы 189 нчы күппрофильле гимназиядән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Вәлиева танылды.

Конкурс эшләрен оештыру комитетына түбәндәге ысуллар белән җибәрергә мөмкин:

125252, Мәскәү, 3-нче Песчаная урамы, 2А йорт адресы буенча кулъязма яки басма рәвештә, алучы юлында «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына дип күрсәтергә кирәк;

- электрон рәвештә konkurs@russianpost.ru адресына;

Конкурс 2024 елның 9 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев