2026 елда Татарстан Республикасы көне – 30 август – якшәмбе көненә туры килә.
Бәйрәм көне календарь ял көне белән туры килгәнгә, аны дүшәмбегә күчерү каралмаган, дип хәбәр итте республиканың Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. Шуңа күрә татарстанлылар өстәмә ял көне булмаячак.
Биш көнлек эш графигындагы хезмәткәрләр өчен августта гадәти җитештерү календаре үзгәрешсез кала. Ведомствода искәртүләренчә, бәйрәм көне шимбә яки якшәмбегә туры килгән очракта ял көнен күчерү каралмый. Озын яллар Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ноябрьдә генә көтелә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев