erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда 10 градуска кадәр җылы булачак
Арча яңалыклары

Татарстанда 10 градуска кадәр җылы булачак

Бу атнада Татарстанда көннәр 10 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында комиссия утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр итте.

«Бүген явым-төшем юк. Һава температурасы 10 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә 12 мартта республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин. Көндез һава температурасы 9 градуска кадәр күтәреләчәк. 13 мартта көндез яңгыр көтелә, кайбер районнарда юеш кар да яварга мөмкин. Һава температурасы янә +9 градус булачак», дип ачыклык кертте Сергей Захаров.

14 марттан һава температурасы төшә башлый. Бу көнне һава температурасы +8 градус, ә якшәмбе +6 градус була.

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев