erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда авыр йөк транспортлары өчен вакытлыча чикләүләр кертелә
Арча яңалыклары

Татарстанда авыр йөк транспортлары өчен вакытлыча чикләүләр кертелә

Махсус рөхсәт кирәк булачак

2026 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында вакытлыча чикләүләр гамәлгә кертелә.

Чикләүләр 6 тоннадан артык күчәр (ось) йөкләнеше булган авыр транспорт чараларына кагыла.

Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юлларны саклау максатыннан кертелә.

Чикләүләргә керми:: 

  • автобуслар белән пассажирлар ташу;
  • азык-төлек, терлекләр, терлек азыгы, дарулар, орлыклар, ашламалар, почта һәм ягулык ташу;
  • гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен кирәкле йөкләр;
  • юл төзү һәм ремонт техникасы;
  • хәрби хезмәт белән бәйле булган федераль органнар транспорты;
  • чүп ташучы машиналар.

Башка транспорт өчен хәрәкәт бары тик махсус рөхсәт (спецразрешение) булганда гына мөмкин.

 Рөхсәтне «Росдормониторинг» системасында шәхси кабинет аша алырга була.

Махсус рөхсәтсез йөргән очракта транспорт чарасы тоткарлана; хуҗасына 600 000 сумга кадәр штраф каралган. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев