Татарстанда балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр эшендә чикләүләр буламы?
Роспотребнадзор идарәсендә түгәрәк һәм секцияләрнең эш тәртибен аңлаттылар
«Бүгенге көндә балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр һәм өстәмә дәресләр үткәрелә торган мәдәният һәм башка төрле үзәкләрнең эшенә карата чикләүләр юк. Әмма әлеге оешмалар барлык кисәтү чараларын да төгәл үтәргә һәм ачылыр алдыннан бер көннән дә соңга калмыйча безгә бу хакта хәбәр итәргә тиеш», — дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабы белән бергә белем бирү эшчәнлеге дә үз эзенә төште. 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә гадәти режимда уку елы башланачак.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/31-08-2020/rospotrebnadzor-idar-send-t-g-r-k-m-sektsiyal-rne-esh-t-rtiben-a-lattylar-5767512
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев