Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 90 яңа очрагы ачыкланган
Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 10 514 кеше авырды.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 90 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 90 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 10 мең 514 очрак», - дип хәбәр итте ул.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, бер тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 43 кешесе терелгән. Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/02-12-2020/tatarstanda-covid-19-infektsiyasene-90-ya-a-ochragy-achyklangan-5789675
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев