erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда ике олы кеше һәм ике бала янгында һәлак булган
Арча яңалыклары

Татарстанда ике олы кеше һәм ике бала янгында һәлак булган

Югары Ослан районындагы фаҗига ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыгуы ихтимал

Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворка авылында янгын вакытында ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында бүген 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр. Шәхси агач йортка ут капкан була. Янгын сүндергәндә өйдә дүр мәет — ике бала һәм ике олы кеше табыла.

Янгын сәбәпләре ачыклана. Ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарту, электр җиһазларын дөрес кулланмау, яки мич ватык булуы ихтимал, дип фаразлыйлар. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/17-01-2021/tatarstanda-ike-oly-keshe-m-ike-bala-yangynda-lak-bulgan-5799512

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев