erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны азайган, ә шушы һәлакәтләрдә үлүчеләр арткан

Борчылырлык күренеш.

Бу хакта бүген Алабугада узган юл тминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең күчмә киңәшмәсендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Сәмигуллин сөйләде. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәте комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә узды.

«Быелның алты ае йомгакларына игътибар итсәк, юл-транспорт һәлакәтләре һәм имгәнүчеләр саны кимегән, һәлак булучылар саны арткан», – дип сөйләде Айрат Сәмигуллин. Бу хәл  борчу тудыра.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем очраклары еш кына автомобильләр бәрелешүе һәм җәяүлеләрне бәрдерү аркасында килеп чыга. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быелның беренче алты аенда автомобильләр бәрелешүе аркасында 86 кеше, ә җәяүлеләрне бәрдерүдә 22 кеше үлгән. Ә 38 кеше автомобильләрнең юлдан читкә төшүе, юлдагы киртә-каршылыкларга бәрелүе аркасында һәлак булган. Утырышта юл иминлеге кагыйдәләрен саклау, юл сыйфатын яхшырту турында җитди сөйләшенде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре