erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда юлда ватылган машинада калган гаиләне коткардылар

Медицина ярдәме беркемгә дә таләп ителмәгән.

Мамадыш районында ватылган машинада калган гаиләне коткарганнар.

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе «Татар-информ»га хәбәр итүенчә, «Лада Искра Кросс» М-7 трассасының 956нчы километрында төнлә ватылган. Машинада биш кеше – 49 яшьлек хатын-кыз һәм ир-ат, 33 яшьлек ир-ат һәм 24 яшьлек хатын-кыз һәм аларның имчәк балалары булган. Алар коткаручыларга шалтыраткан.

Туңучыларга ярдәмгә 5нче төбәк эзләү-коткару отряды коткаручылары чыккан. Алар гаиләне җылы машинага утыртып, кайнар чәй белән җылыткан һәм туганнарына тапшырган. Медицина ярдәме беркемгә дә таләп ителмәгән.

Чыганак: "Яшел Үзән"

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев