erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр
Арча яңалыклары

Татарстанда җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр

Маска-перчатка киеп йөрү режимы кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында элеккечә үк гамәлдә кала.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарында маска һәм перчатка китеп йөрүне гамәлдән чыгардылар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында чыккан.

374 номерлы карарның 8 пунктындагы җиденче абзац нигезендә, кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскасыз йөрү тыелган иде. Хәзер бу чикләү транспортта йөргәндә, кибеткә һәм хезмәт күрсәтү урыннарына кергәндә генә гамәлдә булачак, шулай ук бу очракларда перчатка кию дә мәҗбүри.

https://tatar-inform.tatar/news/society/06-06-2020/tatarstanda-m-gat-urynnarynda-bitleksez-y-rerg-r-hs-t-ittel-r-5748101


Нет комментариев