erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстанда психологик ярдәм үзәкләренең санын арттырырга

Моңа Фәрит Мөхәммәтшин өндәде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда психологик ярдәм үзәкләренең санын арттырырга өндәде

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүгенге көндә Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре ун муниципаль берәмлектә эшли һәм яшьләрнең бары тик 12 процентын гына колачлый, бу санны арттырырга кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Яшьләр министрлыгы коллегиясендә шундый йөкләмә белән чыгыш ясады.

«Мондый үзәкләр ун муниципаль берәмлектә генә бар. Цифрлы сервислар үсүгә карамастан, алар 130 мең кешене генә колачлый. Безнең республика өчен бу аз дип саныйм. Бу мөмкинлекләрне җитәрлек дәрәҗәдә белмәү турында сөйли. Техник мөмкинлекләрнең бөтенесе дә бар», - дип белдерде парламент башлыгы.

Татарстанда балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү системасы булдырылган, дип өстәде ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Без яшьләребезнең психологик ярдәмгә зур ихтыяҗы барлыгын күрәбез. 2025 елда психологлар 5,5 меңгә якын демобилизацияләнгән хәрбигә һәм аларның якыннарына махсус ярдәм күрсәтте. Бу 2024 елга караганда шактыйга күбрәк. Хәзерге вакытта белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның балигъ булмаган балаларына психологик ярдәм күрсәтүнең адреслы программаларын әзерләүгә басым ясый», - диде ул.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/farid-muxametsin-prizval-uvelicit-cislo-centrov-psixologiceskoi-pomoshhi-v-tatarstane-5917968

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре