Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе башлана
Шул вакыт кысаларында республика акваторияләрендә сәнәгый максатларда балык тоту тыела.
Татарстанда 25 апрельдән «Уылдык чәчү» операциясе башлана, ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыт кысаларында республика акваторияләрендә сәнәгый максатларда балык тоту тыела. Балык тотарга яратучылар өчен ярдан ике ыргаклы бер кармак белән генә балык тоту мөмкинлеге саклана, дип хәбәр иттеләр ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә. Беренче кварталда инспекторлар тыелган 1 453 балык тоту коралын тартып алган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 638гә күбрәк. Моннан тыш, сулыкларда популяцияне торгызу өчен ел саен 400 меңнән артык ясалма оя урнаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев