erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда хәләл-индустрияне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

1 октябрьдә Татарстанның Тукай районында хәләл-индустрия үсешенә багышланган түгәрәк өстәл узачак. Очрашуда тармакның бүгенге торышы, предприятиеләр тәҗрибәсе һәм хәләл продукция җитештерүчеләр алдында торган мәсьәләләр турында сөйләшәчәкләр.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников катнашуы көтелә, дип  хәбәр итә “Татар-информ”.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан предприятиеләренең хәләл-индустрияне үстерү тәҗрибәсе каралачак. Шулай ук тармак вәкилләре очрый торган проблемалар һәм практик кыенлыклар турында фикер алышу планлаштырыла. Ачыкланган мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган юлларына да аерым игътибар биреләчәк.

Очрашуга хәләл продукция һәм хезмәтләр җитештерү, сату белән шөгыльләнүче предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла. Алар арасында азык-төлек сәнәгате, җәмәгать туклануы, сәүдә, сәламәтлек саклау, туризм, косметика һәм шәхси гигиена товарлары җитештерү өлкәләре вәкилләре бар.

Түгәрәк өстәл Тукай районының Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагеренда узачак. Башлану вакыты – 10:30. Катнашу бушлай, әмма алдан теркәлү кирәк.


Нет комментариев