Барлык техника техник карауны уңышлы узды
23 апрельдә “Татавтодор” ширкәтенең Арча филиалында тракторларны һәм махсус техниканы техник карау узды. Техник карау өчен 39 берәмлек техника тәкъдим ителде.
“Барлык техника техник карауны уңышлы узды. “Татавтодор” ширкәте механизаторлары ел саен техник карау өчен сыйфатлы әзерләнәләр”, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев