erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тату гаилә -бриллианттан да кыйммәтрәк

Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина райондашларыбызны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый:

 

“8 июль ел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” буларак билгеләп үтелә. Илебезнең тоткасы — гаилә. Районда 52 мең кеше яши һәм шуның 27 меңе хатын-кызлар. Һәр әти-әнинең максаты — балигъ яшенә җиткәч балаларны башлы-күзле, гаиләле итү. Районыбызда 50, 60ар ел, хәтта аннан да күбрәк бергә яшәгән матур гаиләләр бар. Тигез булып бергә яшәүнең сере — яратуда гына түгел, бер-береңә хөрмәттә дә. Өйләнешкәннәр икән, парлар өчен беренче урында гаиләне саклап яшәү максаты булырга тиеш. Яшь буын әти-әниләргә киңәш итеп әйтәсем килә: балагыз гаилә корырга уйлаган икән, аны тормыш кагыйдәләренә өйрәтеп, яхшы киңәшләр бирергә, проблемаларны гаилә советында уртага салып сөйләшергә кирәк. Ә яшьләргә теләгем: табышкансыз, кавышкансыз икән, бер-берегезгә генә түгел, әти-әниләр, Аллаһы Тәгалә, хөкүмәт алдында да тугры булып яшәгез. Үзеңнең беренче парыңнан да кадерлерәк кеше була алмый. Озак еллар тигез булып яшәгәннәр тормышның асылы, мәгънәсе әнә шунда диләр. Аларның карашында бер-беренә ихтирам, хөрмәт ята. Андыйлардан тату яшәү серен сорасаң, “И, ул дулаган вакытта мин ишетмәмешкә салышып, каршы әйтмичә үз эшемне эшләвемне белдем”, — диләр. Борынгы әби-бабайларыбыз акыл ияләре. Яшьләр шулардан үрнәк алсын иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең советка аерылышырга гариза биргән гаиләләр дә килә. Аерылышуга килеп биткәнче, бер-берсе белән проблемаларны уртага салып сөйләшү җитми. Телефонда өч сәгать кеше тормышын тикшереп утырырга вакыт бар, тик ир белән хатынның безнең хатабыз кайда икән дип  сөйләшергә вакытлары юк. Бездә үрнәк алырлык гаиләләр күп. Шушы көннәрдә шундыйларның берсе, районда дәрәҗәле үрнәк кешеләр — Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннар  “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнде. 8 июльдә ЗАГС бүлеге белән бергәләп, 50 ел бергә торган гаиләләрне котлап китәбез. Кадерле райондашлар! Елның 366 көне Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бәхет! Шуңа күрә сәламәтлектә, бер-береңне кадерләп, гаиләләрне саклап матур итеп яшәүгә ни җитә?! Сәламәт булыгыз! Районыбыз үрнәк гаиләләр белән горурланырлык итеп матур яшәгез! Онытмагыз! Бүгенге көндә матур гаилә бриллианттан да кыйммәтрәк”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик акыллы, мэгнэле энгэмэ. Рэхмэт Альмира, унышлар Сина!!!

    2
    X