erid:2VtzquqpS7d
Телефонга аю баскан...
Арча яңалыклары

Телефонга аю баскан...

Телефон мәшәкатьләре белән йөрибез.

Бүген Арчада телефон кибетенә кердек. Шунда бер ир-ат телефонының саклагыч пыяласын алмаштырырга бирде.

-- Урманда  аю басып киткән, - диде.

-- Кайсы урманда? -- дип сорадык.

-- Себердә, - диде.

-- Аю басканын каян белдегез?

-- Бүре баскан булса, ватылмас иде.

-- Бәлки кеше баскандыр?

-- Кеше басса, телефонны алып китәр иде.

-- Себердә аю күпме?

-- У-у-у!

Кибеттә без кибет эчендә эчәргә су юк, - дип тә сөйләшеп алдык.

Себер кешесе бидон белән су китереп бирермен, дип кәефләрне күтәреп чыгып китте.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев