erid:2VtzquqpS7d
Температураны ничек төшергән?
Арча яңалыклары

Температураны ничек төшергән?

Бу турыда туганыбыз сөйләде.

Менә нәрсә сөйләде ул

-Янымда оныгым, бакчага бармады. Температурасы 38гә җитте. Бездә җылы яктан кайткан мөселман хатыны да бар иде. Ул миңа болай диде. Баланы да чишендер, үзең дә чишен. Караватка ят та баланы өстеңә сал. Берникадәр вакыттан соң баланың температурасы төшәчәк. Мин шулай эшләдем. Тәндә кием калырга тиеш түгел. Ни хикмәт: баланың температурасы төште. Олы кешенең дә температурасы шулай төшә, диде ул.

Менә нинди хикмәтләр бар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев