erid:2VtzquqpS7d
Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды
Арча яңалыклары

Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

14 декабрьдә Арча муниципаль районында террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе А.Баһавиев,  эчке эшләр  бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе О. Лошакова, ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе Р.Фәйзрахманов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мөхәмәдияров, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе С.Галимова чыгыш ясады.
Сүз нигездә Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм мәктәпләрдә иминлек чараларын көчәйтү хакында барды. Аеруча мигрантларга игътибарны арттыру кирәклеге ассызыкланды.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев