Рәхмәт белдерәбез
Бездә язучы, журналист,"Мәгариф "," Гаилә һәм мәктәп " журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова белән очрашу һәм "Энекәш" китабының тәгъдим итү кичәсе узды. Кичәне китапхәнә белән берлектә үткәрдек, иң элек китапханә белән таныштылар, кичә күңелле һәм файдалы, мәгънәле , дулкынландыргыч булды. Китапка кергән вакыйгалар турында сөйләгәндә барыбызның да күңелләр тулды, күзләргә яшь килде.Бик мәгънәле , МХО турында дөрес хәлләр язылган. Кичәбез җыр - моң белән үрелеп барды . Гөлүсә китапларын да бүләк итте, күпләп сатып алучылар да булды , автограф язган китапкә ия булу да бер бәхет бит әле . Иң элек Гөлүсә ханымга, аннан килгән китап сөюче дусларыбызга рәхмәт белдерәбез.
Тәнзилә Вәлиева,
Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев