erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый

Тирән ихтирам белән.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

      Сезне чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.

Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны  һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да  сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал.Сез киләчәк  тормыш һәм һөнәри юлыгызны  билгеләү кебек  җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.

Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне  кайгырткан,  җиңәргә өйрәткән, үз  белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз  һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм   тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын.

Алда — чыгарылыш имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә  өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Хәерле сәгатьтә!

Тирән ихтирам белән, мәгариф идарәсе  җитәкчесе

Рамил Данил улы Мөхәмәдияров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре