erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тиздән мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана

Хөрмәтле ата-аналар, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз.

Йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Үзегезнең үк тынычлыгыгыз өчен сезгә йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга һәм ут сүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электрүткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белсен.

Балаларга ут белән уйнауның куркынычлыгы турында ешрак искә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өй эченә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәклеген анлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Аларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын  карауны  беркайчан да кушмагыз.

Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 101, 112 номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.

  Фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев