erid:2VtzquqpS7d
Тормыш театрдан башка булмый
Арча яңалыклары

Тормыш театрдан башка булмый

Арчаның 5нче гимназиясендә.

«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»/
27 нче март-«Халыкара театр көне» 

27  март-Халыкара театр көне! Күркәм бәйрәм белән котлыйбыз!Театр көне белән, дуслар! Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Театр -ул серле бер дөнья! Күпме күңелләрне дәвалап, хыял, гүзәллек, рухи байлык бүләк итә!Бөек Тукаебыз татар халкы тормышын театрсыз күз алдына да китерә алмаган. Ә без театрны тамашачылардан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Халыкара театр көне уңаеннан, гимназиянең өстәмә белем бирү «Буратино» исемле  түгәрәгенә йөрүче яшь талантларыбыз, театр җитәкчесе  Ахунова Л. А. белән берлектә, Арча 1нче  номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында бөек  язучыбыз  Габдулла  Тукайның«Кәҗә белән Сарык»әкиятен сәхнәләштерделәр.Яшь геройларыбызның әкиятне оста уйнауларын нәни тамашачы- дусларыбыз җылы кабул иттеләр. Дуслык җепләребез өзелмәсен, театр безне яктылыкка илтә, күңелләребезгә нур өсти, рухи байлыгыбызны арттыра. Яшәсен, театр!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев