Тормышны тәртипкә салу өчен әһәмиятле дүрт нәрсә
Исеңдә тот һәм онытма
4 нәрсә чирле итә:
— күп сөйләшү;
— күп йоклау;
— күп ашау;
— күп ярату (җенси якынлыкның чамадан тыш булуы).
Тәнне таркатучы 4 нәрсә:
— сагыш;
— комсызлык;
— һәрвакыт начарын гына уйлау;
— төннәр буе йокламау.
4 нәрсә сине баета:
— гыйбадәт (намаз);
— Аллаһы Тәгаләдән күп тапкыр кичерүен сорау ( Әстәгъфируллаһил-Газыйм);
— сәдәка;
— Аллаһны мактау (Сүбханаллаһ, Әлхәмдүлилләһ, Аллаһу Әкбәр).
4 нәрсә сине фәкыйрьгә әйләндерә:
— көдез йоклау;
— гыйбадәтне ташлау;
— ялкаулык;
— рия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев