erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

ТР Юстиция министрлыгы: Республика халкы коррупция турында активрак хәбәр итә башлады

Татарстан халкы коррупция фактлары турында активрак хәбәр итә башлады, дип хәбәр иттеләр республика Юстиция министрлыгында. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, гражданнарның коррупциягә каршы тору системасына кызыксынуы арта.

 

Фото: ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

Коррупция хокук бозуларын профилактикалау өчен җаваплы Виктория Леонтидова сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре уңай динамиканы күрсәтә.

«Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гражданнарның 43,4 проценты коррупция фактлары турында нинди шартларда да хәбәр итәргә әзер. 2024 елда бу күрсәткеч 37 процент иде. Коррупция турында хәбәр итүне кирәк дип санамаган кешеләр саны 9,6 процентка кадәр кимеде. Бу коррупциягә каршы тору системасына ышаныч артуын күрсәтә», – диде ул.

Юстиция министрлыгында искәрткәнчә, коррупция фактлары турында хәбәрләр 222-60-30 ышаныч телефоны аша кабул ителә. Мөрәҗәгатьләр министрлыкның үз эшчәнлегенә, Дәүләт юридик бюросына һәм Татарстанның мировой судьялары аппаратлары эшчәнлегенә кагыла. Ведомство тапшырылган мәгълүматның тулы конфиденциальлеген гарантияли.

Җентекле җавап алу өчен, мөрәҗәгать итүчеләргә үз мәгълүматларын – фамилиясе, исеме, атасының исеме (ФИО), почта яки электрон адресы, контакт телефоны – күрсәтергә һәм мөрәҗәгатьнең асылын тулысынча тасвирларга киңәш ителә.

Министрлык республика халкын актив гражданлык позициясе күрсәтергә һәм коррупция хокук бозу очракларына битараф калмаска чакыра.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре