erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТР Яшьләр Парламенты җәмәгать транспортында йөрүгә студентлар тарифы турында тәкъдимне хуплады

Республика Студентлар лигасы Президенты “44” тарифы кертергә тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр Парламенты Студентлар лигасының җәмәгать транспортында йөрүгә ташламалы студентлар тарифы кертү тәкъдимен хуплады. Бу турыда ТР Президентына һәм профильле Министрлыкларга мөрәҗәгать җибәрергә әзерләнәләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләр парламаентының бишенче утырышында ТР Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов студентлар өчен транспорт билеты бәясе һәрвакыт кискен торуын әйтеп үтте.

“Студентлар көн саен уку йортына баралар һәм кайталар. Көнгә ике тапкырдан санаганда, айга 44 тапкыр җәмәгать транспортында йөриләр. Шулай итеп, көндезге бүлектә укучы һәм даими эш урыны булмаган студентлар өчен без “44” тарифы кертергә тәкъдим итәбез. Барлык төр транспортта да 44 тапкыр йөрү өчен 880 сум”, – дип аңлатты Кыямов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бу тәкъдимне хуплады, тик мәсьәләне Казан хакимияте, транспорт предприятиеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре белән тирәнтен өйрәнү өчен аерым эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев