“Төрнәле-Пошалым”да эшләр начар
11 мартта район башлыгы Илшат Нуриев катнашында үткән киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Хуҗалык җитәкчеләре эш планнары белән таныштырдылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә нигездә әзер булуларын билгеләп үтте. “Төрнәле-Пошалым” ширкәтендә генә проблемалар бар, бу хуҗалыкта әзерлек начар.
Район башлыгы быелгы язгы кыр эшләренең иртәрәк башлану ихтималын исәпкә алып эшләргә кирәклеген искәртте. Ашламаларны мөмкин кадәр күбрәк тупларга, игеннәрне кыяктан тукландыру тәҗрибәсе бу алымның отышлы һәм арзанлы булуын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев