erid:2VtzquqpS7d
ТРның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Арча районындагы буаларны һәм күлләрне тикшерде
Арча яңалыклары

ТРның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Арча районындагы буаларны һәм күлләрне тикшерде

“Балык булсын!“ республика акциясе кысаларында эш алып барыла

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Балык булсын!“ дигән республика акциясе кысаларында Арча районындагы буаларда һәм күлләрдә балыкларны кислород кытлыгыннан коткару буенча чаралар үткәрәләр. Бүген дәүләт комитетының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Булат Шәйхуллин, “Ашыт“ дәүләт заказнигы җитәкчесе Рамил Сабиров, “Ашыт“ заказнигы белгечләре, район активистлары белән Апайкина-Гарь авылы янындагы буада кечкенә чокырлар тиштеләр.


Нет комментариев