erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тромбоз хәтәр чир. Тикшеренергә, дәваланырга

Соң булмасын.


Әңгәмәдәш - Арча үзәк хастаханәсенең районара йөрәк һәм кан юллары үзәге иҗитәкчесе Ринат Хәстиев.
- Ринат Мирбәтович, соңгы елларда тромбосы өзелеп үлгән дигән хәбәрләрне ишетәбез. Нинди чир бу?
- Тромбоз чире дип атала ул. Тромбоз ул кан тамыры эчендә оешкан кан (тромб) барлыкка килүе. Тромб тамыр эчендә кан агуны тулысынча яки өлешчә ябарга мөмкин. Нәтиҗәдә кан әйләнеше бозыла.
- Тромб ябышкан урыныннан өзелергә мөмкинме?
- Мөмкин. Әгәр тромб өзелеп кан агымына эләксә, ул башка урыннардагы тамырларны томалап, үпкә эмболиясе кебек тормыш өчен куркыныч хәлләр тудыра.
- Үпкә эмболиясе нәрсә ул? 
- Урыныннан өзелгән тромбның үпкә артериясенә килеп өлешчә яки тулысынча каплавы. Бу организм өчен куркыныч халәт. 
- Тромбоз бер генә төрле буламы? 
- Тромбоз берничә төрле. Тромб веналарда барлыкка килсә - ул вена тромбозы дип атала.  Гадәттә ул аяклардагы веналарда барлыкка килә. Аның билгеләре: аяклар авырта,  шешә,  кызара,  ниндидер авырлык барлыкка килә. Икенчесе -  артерия тромбозы. Аның билгеләре. зарарланган органга бәйле.
Артерия тромбозы инфарктка яки ишемик инсультка китерергә мөмкин.  Бу кайсы органга зыян китерүгә бәйле.
- Ә нечкә,  вак кан тамырларында тромбоз була аламы? 
- Вак кан тамырларында тромбоз кайбер кан авырулары булганда һәм аутоиммун халәт вакытында очрый.
- Нигә тромблар барлыкка килә? 
- Аз хәрәкәтләнү, артык авырлык,  тәмәке тарту,  аракы эчү,  хроник йөрәк-кан тамырлары ааырулары,  шикәр диабеты,  гормональ препаратларны озак вакыт куллану тромбларга китерергә мөмкин. 
Кан йөреше акрынаю нәтиҗәсендә тромб барлыкка килүе ихтимал. Мәсәлән,   озак вакыт урында ятып тору,  очу,  кул-аякларның яки гәүдәнең авырту нәтиҗәсендә озак вакыт хәрәкәтсез торуы җитди сәбәпләр булып тора.
- Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? 
- Бер аягың шешсә,  авыртса һәм кызарып чыкса,   табибка барырга.  Кинәт барлыкка килгән күкрәк авыртуы, сулавы авырлашса,  йөрәк тизрәк тибә башласа -  болар бар да үпкә эмболиясе билгеләре.
Кинәт хәлсезләнү,  йөз,  аяк-куллар ою,  сөйләм бозылу - инсульт билгеләре,   артерия тромбозы булуы ихтимал.
- Диагноз ничек куела? 

- Сораштырулар үткәрелә,  медицина тикшеренүләре һәм инструменталь тестлар үткәрелә. Тромбозны ачыклауның төп ысулы веналарны допплерография белән УЗД үткәрелә.
Кан анализы (D-димер) тромбозны кире кагарга ярдәм итә.
Үпкә эмболиясе яки артерия тромбозына шик булса,  КТ-ангиография,  МРТ яки контрастлы ренген тикшеренүләре үткәрелә.
- Дәва ничек үткәрелә? 
- Иң мөһиме- тромбоз ачыкланса,  тромбның үсешен туктату һәм тромбның өзелүен булдырмау. Шушы максаттан канны сыеклату һ. б. дәвалау чаралары уздырыла.
Самолетта озак очканда вакыт-вакыт урыннан торып йөреп,  хәрәкәтләнеп алырга кирәк.
Тромбозны дәвалап була.  Вакытны сузмыйча табибка барырга,  дәваланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре