erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Туй чыгымнарын каплау өчен 100 мең сум күләмендә 80 грант бирелгән

Никахлар саны арткан

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 24 097 никах теркәлгән. Бу сан алдагы ел белән чагыштырганда 1,7 процентка күбрәк. Соңгы өч елда тәүге тапкыр никахлар саны артуы күзәтелә.

Әлеге мәгълүматны ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова «Ныклы гаилә» партия проектына багышланган чыгышында җиткерде. Утырыш Бердәм Россия партиясенең Татарстан төбәк бүлеге президиумы кысаларында узды.

Аның әйтүенчә, бүген яшьләр күбрәк карьера ясау, матди тотрыклылыкка ирешү, белем алу, сәяхәт итү һәм шәхси үсешкә өстенлек бирә. Гаилә кору күп очракта беренче урынга куелмый.

Шуңа күрә дәүләт алдында яшьләрне никахка керүгә һәм бала табуга кызыксындыручы нәтиҗәле механизмнар булдыру бурычы тора. Республикада инде хәзер үк студентларга гаилә кору чорында һәм бала туганчыга кадәр финанс ярдәм күрсәтү практикалары кулланыла.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Яшь гаиләләргә грантлар» проекты гамәлгә куелды. Аның кысаларында узган ел туй чыгымнарын каплау өчен 100 мең сум күләмендә 80 грант бирелгән.

Белгечләр фикеренчә, мондый ярдәм чаралары яшь гаиләләрнең матди хәлен ныгыту белән беррәттән, җәмгыятьтә гаилә институтын да көчәйтүгә юнәлтелгән, - дип хәбәр итә "Татар информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре