erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тукай марафоны

Әйбәт узды.

Тукай марафоны

Арча районында Тукай марафоны узды. 24 км, 11 км һәм 7 км.га –  өч дистанциягә яшь зурлыгына карап йөгерделәр. Күрше районнардан да килгәннәр иде. Марафонда 153 кеше катнашты. Көндезге сәгать 11нче яртыда Арча үзәгеннән кузгалдылар. Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин уңышлар теләп, озатып калды.

Көне дә көне! Кояш, эссе... Ярый әле юл уңаенда шешәле сулар белән урыны-урыны белән көтеп торалар иде. Велосипедта озата баручылар да бар. Юлда тәртипне дә сакларга кирәк, район ГИБДД хезмәткәрләре, автобуслар, Ашыгыч ярдәм машиналары озата барды. Нәрсә булмас! Кыска юл түгел. Иң озын ара Яңа Кырлайга кадәр – 24 км. 18 яшьтән 39 яшькә кадәрле ир-егетләр һәм хатын-кызлар 24 км.га йөгерде. Таныш йөзләр: чаңгычылар тренеры Азамат Һидиятуллин, студент Әмир Сәйфетдинов, Арча газ оешмасында эшләүче Гөлназ Нәбиуллина һ.б. Алар үз дистанцияләрен ахыргача лаеклы үттеләр. Үзләре белән финишта сөйләштек. “Кичә кул көрәше ярышында катнаштым, бүген менә йөгерүдә, - дип сөйләде Гөлназ Нәбиуллина. – Тукай марафонында беренче тапкыр”. Йөгерүчеләр белән кем белән генә сөйләшсәм дә, һәркайсы спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Чөнки ул кәефне күтәрә, яшәүгә көч, дәрт бирә һәм, әлбәттә, гәүдәне матур тота һәм сәламәтлекне ныгыта.

Нәтиҗәләр

 13-14 яшьлек яшүсмерләр (7км)

  1. Шакирҗанов Әнвәр (Саб)
  2. Гаптелбәров Ранель (Арчаның 6нчы мәктәбе))
  3. Иванов Артем (6нчы мәктәп)

  13-14 яшьлек кызлар (7 км):

  1. Бәйрәмова Лиана (Г.Курсави ис. лицей)

1. Хәбибуллина Сафия (6нчы мәктәп)

  1. Йосыпова Далия (Балтач)

3. Нәбиуллина Алия (6нчы мәктәп)

  15-17 яшьлек яшүсмерләр (11 км):

  1. Нигъмәтҗанов Камил (Саба)
  2. Халиуллин Наил (Шушмабаш)
  3. Стаханов Руслан (АПК)

 15-17 яшьлек кызлар (11 км):

  1. Әнвәрова Айсылу (Балтач)
  2. Нәбиуллина Зилә (6нчы мәктәп)
  3. Шакирова Ильвина (Курса Почмак)

 18-29 яшьлек ир-егетләр (24 км):

  1. Арсланбеков Аяз (Саба)
  2. Нәбиуллин Әмиль (Мөрәле)
  3. Сәйфетдинов Әмир (Арча)

 18-29 яшьлек хатын-кызлар (24 км):

  1. Камалова Ләйсән (ААПК)
  2. Вәлиуллина Алинә (Арск)
  3. Сабирова Зилә (АПК)

 30-39 яшьлек ир-егетләр (24 км):

  1. Хафизов Руслан (Кукмара)
  2. Вайисов Улугбек (Шәмәрдан)
  3. Һидиятуллин Азамат (Арча)

 30-39 яшьлек хатын-кызлар (24 км):

  1. Александрова Татьяна (п.Морки, Мари Эл)
  2. Рәхимова Фәридә (Саба)
  3. Нәбиуллина Гөлназ (Арча)

 40-49 яшьлек ир-егетләр (11 км):

  1. Васинкин Андрей (Балтач)
  2. Шайхуллин Фиргат (Саба)
  3. Мәхмутов Рифнур  (Саба)

 40-49 яшьлек хатын-кызлар (11 км):

  1. Абдуллина Гүзәл (Арча)
  2. Моисеева Венера (Арча)

 50 яшьлек һәм өлкәннәр (7 км):

  1. Шиһабетдинов Ильяс (Саба)
  2. Павлов Михаил (Балтач)
  3. Даүләтшин  Азат (Саба)

Котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре