Тукай музее милләт сагында!
Бирегә кайсы гына җирләрдән килмиләр дә, нинди генә милләт вәкилләре Тукай дип өзгәләнмиләр!
26 000 мең! Гади генә саннар түгел бу, Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы ел саен әнә шуның кадәр туристлар кабул итә. Тагын да шунысы сөендерә: бу саннар елдан-ел үсә килә.
Самара, Төмән, Мәскәү, Петербург, Африка, Америка, Төркия... Җир шарының һәр почмагын колачына сыйдырган Тукай музееның географик киңлекләрне иңләвендә сихри көч бар, аны Тукай кыйбласы күрәләр. Бөек шагыйребезнең олы мирасын саклаган музейда үткәннәрнең хәтирәсе милләтләр дуслыгын ныгытып яши, чөнки бирегә кайсы гына җирләрдән килмиләр дә, нинди генә милләт вәкилләре Тукай дип өзгәләнмиләр. Соңгы көннәрдә генә дә Тукай музееның Кытай белән Африка халкын кабул итүе әнә шуңа дәлил.
- Җәйге сезонда кайсы көннәрдә 600 шар йөз кунак кабул итәбез, капка төбендә бишәр автобус тезелеп тора. Моны күрү үзе куандыра, халкыбыз кайда гына яшәмәсен, кайсы гына милләттән булмасын Тукайны беләләр, аны олылыйлар икән, димәк, алар татар халкын да хөрмәт итәләр. Шагыйребез бүгенгәчә милләт сагында. Ә без үз чиратыбызда аның исемен мәңгеләштерү, мирасын киләчәк буынга җиткерү җәһәтендә зур эшләргә тотындык, - ди музей җитәкчесе Алинә Мухаметшина.
Чынлап та, музей соңгы елларда тагын да яңарды, матурланды. Төзекләндерелү эшләре башкарылганнан соң ачылган яңа экспозицияне, асылда тагын бер яңарыш көтә әле -- Тукайның 140 еллык юбилеена исә биредә тагын да заманча һәм яңа караштан ясалган эскпозиция әзерләнәчәк.
- Узган ел төзекләндерү эшләренә ябылып торуыбыз бер нәрсәне аңларга ярдәм итте, халкыбыз кыска гына вакыт эчендә дә сусарга җитеште, быел килгән кешенең күплеге! Музей эчендә үткәрелгән экскурсиядән соң, территориядә йөреп ял итәләр, иртән килеп, төштән соң гына кайтып киткән гаиләләр бар, - ди җитәкче.
Музей ишегалды -- җәннәт почмагы анысы. Биек наратларның күркәмлеге нәкъ Тукай язганча. Ямь өстәп тиеннәр дә йөгереп йөриләр, минизоопарк, ягъни җәнлекләр почмагы эшли, балалар батутта сикерәләр. Ул Тукай әкиятләреннән ясалган сыннарның матурлыгы! Ачыксаң, утырып ризыгыңны капкаларга яисә шушы сихри матурлык кочагында бәйрәм үткәрергә күп кеше сыйдырырлык арендага беседкалар бар. Әдәби музейда күңелеңә җан азыгы җыеп, ә менә Ия елгасында рәхәтләнеп катамараннарда, көймәләрдә йөзеп, тәненә сихәт алып кайтып китәсең. Бүгенге ыгы-зыгылы заманда ял да, Тукай әйтмешли, бик кирәкле шәйдер.
Музей белән бергә Тукай эзләре сакланган авыл да яңарышта. Республика күләмендә Тукайның 140 еллык юбилеен каршыларга әзерләнү кысаларында Ия елгасының чистартылуы, аның яр буйлары матурлануын күреп күңел сөенә. Моннан тыш Кушлавыч авылында Тукаевлар йорты музее, Сәгъди абый утары төзекләндерелде, әдәби музейдан алып Сәгъди абзый утарына кадәр җәяүлеләр өчен су өстеннән юл да эшләнде.
- Төзекләндерелү эшләренә нокта куелмады әле, бүгенге көнгәчә дәвам итә, эшлисе эшләребез дә байтак. Яңа экспозиция өстендә көч куябыз. Әз генә серне чишәм - барысы да искиткеч, нәкъ менә Тукаебыз чорындагыча булачак! - ди җитәкче. - Без тагын шул яктан да бик бәхетле, нинди генә эшкә тотынсак та, район җитәкчелеге, мәдәният министрлыгы теләктәшлек белдерә, зур ярдәм күрсәтә.
Киләсе елны көткәнче, бүген барып карау кирәк, чөнки Тукай дип типкән йөрәкнең үз сые - җан азыгы кирәк кешегә. Ә Тукай музеенда рухый азык туплап, икеләтә ял итеп кайтып китәсең дә.
Гөлнур Шәрәфиева, журналист, музей экскурсоводы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев