erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Тукай“ ширкәтен Рамил Җаббаровтан башка күз алдына китерүе кыен

Алыштыргысыз кешеләр юк дисәләр дә, бүген “Тукай“ ширкәтен Рамил Җаббаровтан башка күз алдына китерүе кыен.

Тумышы белән Кушлавычтан, һөнәре буенча галим-агроном. Аңа йөкләнгән вазыйфаларны санап бетерерлек түгел – агроном хезмәтләрен дә башкара, җитәкче дә, бригадир да... Әле менә без басуга килгәндә комбайнчыларны ашатып йөри иде.

Халкыбызга бөек Тукайны биргән Кушлавыч һәм  тагын Иске Җөлби авылы кергән “Тукай“ ширкәтенең хәле җиңелләрдән түгел. Төрле кулларга эләккән хуҗалык инде ул. Рамилнең биредә эшли башлавына 14 ел. Шушы чорда күпме җитәкче алышынганын исәпләргә тырышып карадык – җиделәпкә җыелды. Алынып карыйлар да, ташлап китәләр, бер Рамил генә үз урынында.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

Әле менә соңгы хуҗа белән хәйран гына килешеп эшлиләр дип беләм. Акчасын да арттырган, кадерен белә, димәк. Рамил үзе дә мин өйгә кунарга гына кайтам, ди. Хатыны  Сиринә  белән ике ул үстерәләр.

– Рамил районда иң тәҗрибәле, белемле, һәр эшне булдыра ала торган белгеч, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.
Барлый башласаң, районда лаеклы алмаш булган белгечләр аз түгел икән: “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев, “Яңарыш“ ширкәтеннән Рамил Мөхәммәтшин, “Северный“дан Ришат Шәрифуллин, “Ашыт“тан Рәмзил Хәлиуллин, “Кырлай“ ширкәтеннән Александр Воронин, “Курса МТСы“ннан Рәсим Хәбибуллин...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев