erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тузган электр чыбыкларын алмаштырыгыз!

Ел саен  кимендә бер тапкыр барлык розеткаларны, сүндергечләрне һәм бүлгеч тартмаларын тикшерергә кирәк. Әгәр алар җылына икән, димәк, алар төзек түгел, бәлки тоташтыра торган болтларын гына борып тыгызларга кирәктер. Электр челтәренә артык көчәнеш ясарга ярамый.

Янгыннар электр үткәргеченең кыска ялгануы аркасында еш була башлады. Бигрәк тә иске электр үткәргечләр янгын килеп чыгуга сәбәпче була. Барлык электр җиһазының гарантия срогы бар. Билгеле бер вакыттан соң көнкүреш техникасы сафтан чыга, ә электр үткәргечләр шулай ук тора-бара туза һәм алга таба электр үткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килә. “Борылма” алымы белән тоташтырылган иске электр үткәргечләрдән дә янгын килеп чыгарга мөмкин. “Борылма” урында вакыт үтү белән чыбыклар кыза һәм яна башлыйлар. Йортларда, мунчаларда һәм башка ишегалды корылмаларында иске электр үткәргечләрен үз вакытында алыштырыгыз, бу эшне һөнәр ияләренә ышанып тапшырыгыз. Ел саен  кимендә бер тапкыр барлык розеткаларны, сүндергечләрне һәм бүлгеч тартмаларын тикшерергә кирәк. Әгәр алар җылына икән, димәк, алар төзек түгел, бәлки тоташтыра торган болтларын гына борып тыгызларга кирәктер. Электр челтәренә артык көчәнеш ясарга ярамый. Куәтле көнкүреш приборларын бер электр розеткасына тоташтырмагыз. Электр чыбыкларын дымнан һәм башка механик зыяннан саклау өчен гофр эченә яки махсус кабель каналына урнаштырырга кирәк. Иң яхшысы – януга бирешми торган нык электр чыбыкларын куллану.

Йорттагы электр үткәргечләренең төзек булмавын түбәндәгеләрдән белеп була: электр вилкалары, розеткалар җылына, янган резина исе, көйгән ис чыга, саклагыч автомат сүнә. Әгәр дә сез сәер чатнаган тавыш ишетәсез, төтен исе сизсәгез,  розеткаларның ялкынлануын күрсәгез, шунда ук утны өзегез, тиз арада янгыннан саклау хезмәтен чакырыгыз һәм янгынны сүндерү чараларын күрегез. Йортыгызда фонарьләр булдырыгыз. Шәмнәрдән  файдаланмагыз. Әгәр янгынны туктата алмасагыз, шунда ук янган бинадан чыгыгыз.

Исегездә тотыгыз, электрдан чыккан утны су белән сүндерергә ярамый! Йортыгызда янгын сүндергеч булдырырга тырышыгыз. Бинаны тулысынча электр утыннан өзгәннән соң гына янгынны сүндерергә керешегез. Төтенгә  бүлмәдә торып булмый икән, шунда ук бу бинадан урамга чыгыгыз.

Исегездә тотыгыз, теләсә кайсы документны яңадан эшләргә була, ә сезнең тормышны юк! Янгын чыкканда теге яки бу әйберне алам дип ут эченә керергә, яңадан өйгә ташланырга һич ярамый!

Өегезгә янгынны белгертүче прибор куегыз. Ул төтен исен сизеп алуга кычкыра башлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рөстәм Сафин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X