erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тыныч йокла брат, Рәсүл... (ВИДЕО)

Бүген яңгыр да тамарга куркып тора сыман...

Арчаның тагын бер улын алып кайтып җирләделәр. Ул - Рәис улы Рәсүл Яһудин. Әтисе Айваннан, әнисе Иске Иябаштан Тәнзилә. Рәсүл Арчаның Балык хуҗалыгы бистәсендә үсте. Шуннан контракт белән хәрби хезмәткә алынды. Ике тапкыр ялга кайтып киткән. Соңгысы әле август ахырында гына 14 көнгә ялга кайткан булган. Арча станциясендә яшәүче, чыгышы белән Айван авылыннан Фирдәвес: "Узган ел безнең малайлар белән китте ул хәрби хезмәткә. Соңгы кайтуында без бабай белән икәү генә дип үзебезгә кунакка чакырдым. Чәйләр эчкәч сөйләшеп утырдык. Тынычлыкта калырга ярата. Нишләп, дип сорагач, тегендә калган иптәшләремне уйлыйм, диде... Җылы ыштаннар биргәч, Фирдәвес апа, син миңа әни кебек, әйдә мин сиңа әни дип әйтим әле, диде. Әйт улым, әйт, әйт, дидем... Рәсүлнең әнисе 2008 елда мәрхүм була. 15 ел үткән. Менә янына хәзер Иске Иябаш зиратына Рәсүл килеп урнашты... Янәшә ике кабер. Ана белән ул... Эх, яшәргә дә яшәргә иде бит әле! Арчаның үзәк мәчете янында догалар укып, хушлашу булды. Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Арчаның Шәрык мәчете имамы Ильяс хәзрәт Дөлкәрнәев догалар укыдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, Рәсүлнең әтисе Рәиснең авылдашы, Айван авылыннан, Рәсүлне укыткан Альмира Гатауллина хушлашу сүзе белән чыктылар... Бераздан инде колонна Иске Иябашка юл тотты....Ил сакчысын җир куенына иңдерделәр. "Сугышчан дуслык" оешмасы сугышчылары, Рәсүлнең иптәшләре, якыннары, туганнары - бар да хушлашырга килгән. Иптәшләре әйбәт кеше идең, тыныч йокла брат, дип теләделәр. Чечняда бергә хезмәт иткән иптәше Руслан Мәгьсумов та монда. "2002-2004 елларда армиядә хезмәт иттек, - дип сөйләде ул. - Мин Чечняга эләктем, ул учебкада калды. Контрак белән ул да Чечняда хезмәт итте. Гади, әйбәт кеше иде. Армиядән кайткач та, шушы көнгә кадәр гел элемтәдә тордык".  Озатырга аерылып киткән хатыны Алсу да улы белән Питрәчтән кайткан. Улына 14 яшь. Ахырдан әтисенең каберенә чәчәкләр куеп, тын гына басып торды. Сизәм, егет эчтән генә елый иде... Рәсүл үзе дә нәкь улы кебек икенче әти белән үсә. Ялга кайткач, Айванга әтисе Рәис янына менеп төшә. Ә әтисе инсульт кичереп, бик сөйләшә алмый. Шулай да ата белән ул аңлашалар... Әтисе хушлашырга килә алмый... Үстергән әтисе Хәлил монда иде. Бер әни балалары энесе Илназ, бер ата (Рәис) балалары ике энекәше дә озатырга килгән. Язмышлар... Иске Иябашта инде әниләре Тәнзиләнең әти-әнисе исән түгелләр. Апасы читтә. "Корьән ашларын үзебез үткәрәбез", - диде Рәсүлнең энесе Илназның хатыны Гөлүзә. Рәсүл Арчаның сәнгать мәктәбенә йөргән. Җырлый да, гармунда да уйный иде, диләр аның турында. Әнисе Тәнзилә матур җырлый иде, диләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре